Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Оешу һәм үсү тарихы

007Республика клиник күз авырулары хастанахәсенең оешу һәм үсү тарихы 90нан артык елны үз эченә ала. Хастаханәнең үсү тарихы XX йөзнең 20 елларында, ул вакытта Казан губернасында иң куркыныч чирләрнең берсе – трахома таралгач, башлана. Әлеге чирнең таралу дәрәҗәсе ягыннан (25,5 %ка җитә) Казан губернасы Россиядә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Республикада трахомага каршы оешкан рәвештә көрәш Е.В.Адамюк исемендәге 30 ятак-урынлы стационары булган дөньядагы беренче Казан трахома авыруын өйрәнү фәнни-тикшеренү институтының 1922 ел 14 ноябрь нигезләмәсе нигезендә башланып китә. Ул Бутлерова урамындагы 14 нче национализацияләнгән сәүдәгәрләр йортында урнашкан була.

Трахома авыруын өйрәнү институты җирлегендә Казан клиник институтының күз авырулары кафедрасы оештырыла, соңрак ул Казан ГИДУВына, аннары КДМАга үзгәртелә.

Казан трахоматоз институтындагы фәнни хезмәткәрләрнең барлык хезмәтләре трахома проблемаларына багышланган. Сугыш вакытында Казан зур бер госпитальгә әверелгәч, күз чокырына һәм башка төрле күз җәрәхәтләренә катлаулы операцияләрне Казан трахома авыруын өйрәнү институты хезмәткәрләре ясый. Әлеге операцияләр тәҗрибәсе профессор А.Н.Мурзинның “Күз чокыры һәм борын белән бәйле катнаш җәрәхәтләр” дип исемләнгән монографиясендә туплана, һәм ул бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый.

trahoma1956 елда Е.В.Адамюк исемендәге Казан трахома авыруын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика трахома диспансерына үзгәртелә һәм трахома белән авыручыларны дәвалау өчен балалар хастаханәсе белән берләштерелә. Анда оештыру-методик җитәкчелек, кадрлар әзерләү тормышка ашырыла һәм трахомага каршы көрәштә республика халкына профилактика уздыру һәм консультация-дәвалау  буенча зур ярдәм күрсәтелә.

1964 елда барлык медицина хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар тырышлыгы белән ТАССРда массакүләм чир буларак таралган трахома бетерелә.

1966 елда Республика трахома диспансеры ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика күз авырулары хастаханәсе дип үзгәртелә. Трахома белән авыручыларга алмашка катаракта, глаукома, күз төбе патологиясе һәм күрү органнары җәрәхәтләре белән киләләр. Елдан-ел күз алмасына операцияләр саны арта, яңа технологияләр кертелә, шуның нәтиҗәсендә ятак-урын фондыннан файдалану нәтиҗәлелеге күрсәткечләре арта.
Соңрак Республика клиник күз авырулары хастаханәсе дип үзгәртелгән Республика трахома диспансерында баш табиблар булып Прищенко Юлия Поликарповна (1958-76), Расческов Юрий Алексеевич (1976-2002) эшли, аларның һәркайсы ТРда офтальмология хезмәте үсешенә зур өлеш кертә.

2002 елдан алып бүгенге көнгә кадәр  хастаханә белән Әмиров Айдар Наил улы җитәкчелек итә. 2003 елның гыйнварында Республика күз авырулары хастаханәсенә клиник учреждение статусы бирелә, һәм ул Республика клиник күз авырулары хастаханәсенә үзгәртелә.

2007 дә хастаханә яңа биш этажлы палаталы корпуска һәм республика офтальмологиясенә яңа сулыш бирә.

Айдар Наил улы килгәч, Татарстанда офтальмология хезмәте күрсәтү яңа, аеруча сыйфатлы дәрәҗәгә ирешә. Күз авыруларын дәвалау һәм диагностика үткәрүнең яңа ысуллары үзләштерелә, шуның нәтиҗәсендә Республика клиник күз авырулары хастаханәсендә һәм, гомумән, ТРда  ятып дәваланучылар саны чагыштырмача кими. Стационар режимны алыштыручы технологияләр үтеп керә. Операция ясау ысуллары һәм операцияләрнең саны арта.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК