Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Балалар офтальмологиясе

Яхшы күрү – һәр баланың тулы канлы яшәеше өчен зарури шартларның берсе. Баланың күзенә офтальмологик тикшеренүне иртәрәк уздыру нормадан тайпылышларны вакытында ачыклау һәм тиеш булган дәвалануны башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Балачакта күрү системасы бик сыгылмалы була һәм аңа тәэсир итү җиңелрәк, чөнки ул зурларныкына караганда дәвалауга тизрәк бирешүчән.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балалардагы күз авыруларын дәвалауның уникаль тәҗрибәсе тупланган.

Монда Сезгә түбәндәге хезмәт төрләре тәкъдим ителә:

  • күрү сәләте кимүнең сәбәбен ачыкларга мөмкинлек бирүче тулы тикшеренү узу;
  • куелган диагноз буенча белгечтән консультация алу һәм күрү сәләтенең алга таба ничек үзгәрүенә медицина күзлегеннән бәя бирү;
  • Сезнең балагыз өчен генә профилактика программасы төзү;
  • Сезнең балагыз өчен мөһим булган терапевтик дәвалау уздыру.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балалар белән эшләүдә зур гамәли тәҗрибәгә ия булган, заманча эш ысулларын оста үзләштергән һәм нәни пациентлар психологиясен нечкә тоеп аңлаучы офтальмологлар эшли. Бу исә дәвалауның аеруча нәтиҗәле булуын тәэмин итә, һәм ул балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә бик мөһим.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә эшләүче табиблар

Табибларның консультацияләр графигы. Тел. номеры буенча язылырга: (843)528-02-02

Табиб Дүшәмбе Сишәмбе Чәршәмбе Пәнҗешәмбе Җомга Шимбә Кабул итү бәясе
Филиппова Л.М. 08.00-14.00 08.00-14.00 08.00-14.00 2 500
Болгова Л.П. 10:00-15:30 10:00-15:30 опер.день 10:00-15:30 1 700
Фадеева Т.В. 10.00-18.00 12.00-18.00 08.00-15.00 12.00-18.00 08.00-14.00 1 200
Сәидова Ю.Ф. 08.00-14.00 12.00-18.00 08.00-15.00 12.00-18.00 08:00-15:00 1 200

Регистратураның эш режимы:

Эш көннәрендә (дүшәмбе–җомга) 08.00-18.00; шимбә – 08.00-15.00. Якшәмбе – ял көне.

Аппарат белән дәвалау бүлмәләренең эш режимы:

Эш көннәрендә (дүшәмбе–җомга) 08.00-17.40, шимбә һәм якшәмбе – 08.00-14.40.

ВНИМАНИЕ! Информация для родителей несовершеннолетних пациентов

Об оказании медицинской помощи несовершеннолетним пациентам:

  • В соответствии со ст. 20 Федерального закона РФ от 21.11.2011 N323-ФЗ «Об основах охраны здоровья граждан в Российской Федерации» необходимым условием на медицинское вмешательство является дача информированного добровольного согласия гражданина или его законного представителя. Информированное добровольное согласие на медицинское вмешательство или отказ от медицинского вмешательства оформляется в письменной форме, подписывается гражданином, одним из родителей или иным законным представителем, медицинским работником и содержится в медицинской документации пациента.
  • В соответствии с ч. 4 п. 28 Постановления Правительства РФ от 04.10.2012 N1006 «Об утверждении Правил предоставления медицинскими организациями платных медицинских услуг» платные медицинские услуги предоставляются только при наличии информированного добровольного согласия.
  • В соответствии со ст. 54 Федерального закона РФ от 21.11.2011 N323-ФЗ «Об основах охраны здоровья граждан в Российской Федерации» информированное добровольное согласие на медицинское вмешательство дает один из родителей или иной законный представитель в отношении несовершеннолетнего, не достигшего возраста пятнадцати лет.
  • На основаниип. 2 ст. 26 Гражданского кодекса РФ несовершеннолетние в возрасте от 14 до 18 лет совершают сделки с письменного согласия своих законных представителей - родителей, усыновителей или попечителя.  
  • Таким образом, законом не исключается возможность заключения договора на оказание платных медицинских услуг непосредственно с лицами, достигшими пятнадцатилетнего возраста (с учетом возраста согласия на медицинское вмешательство).
  • Для подтверждения лицам представляющим интересы несовершеннолетнего пациента «законности своего представительства» достаточно предъявить документ, подтверждающий, что они являются родителями или опекунами (ст. 64 Семейного кодекса РФ). Законным представителем несовершеннолетнего может быть любой человек (бабушка, дедушка, тетя, дядя и пр.), которому родители или опекуны несовершеннолетнего выдали письменную доверенность на представительство интересов. Доверенность не требует нотариального заверения (ст. 185 Гражданского кодекса РФ).
  • В доверенности обязательно должна быть указана цель «доверия» (выбрать один или несколько пунктов): подписывать от моего имени договор на оказание платных медицинских услуг моему ребенку; принимать все решения относительно здоровья моего ребенка и подписывать добровольные информированные согласия на медицинские вмешательства, отказы от медицинских вмешательств; оплачивать лечение из моих средств; получать информацию о здоровье моего ребенка на приеме врачей, в виде оригиналов (копий) медицинской документации и выписок из нее.
  • Доверенность должна содержать ФИО и паспортные данные родителей; ФИО и дату рождения несовершеннолетнего; ФИО и паспортные данные лица кому доверяют; реквизиты документа, подтверждающего законное представительство доверителя (свидетельства о рождении, документа об усыновлении или иного документа); собственноручную подпись доверителя с расшифровкой, дату выдачи.
  • В соответствии с п. 4 ст. 13 Федерального закона РФ от 21.11.2011 N323-ФЗ «Об основах охраны здоровья граждан в Российской Федерации» в случае оказания медпомощи несовершеннолетнему в возрасте старше пятнадцати лет или больному наркоманией в возрасте старше шестнадцати лет, предоставление сведений, составляющих врачебную тайну, без согласия гражданина допускается для информирования одного из его родителей или иного законного представителя.
  • В соответствии с п.4 ч.9 ст. 20 Федерального закона РФ от 21.11.2011 N323-ФЗ «Об основах охраны здоровья граждан в Российской Федерации» медицинское вмешательство без согласия несовершеннолетнего, одного из родителей или иного законного представителя допускается, если вмешательство необходимо по экстренным показаниям для устранения угрозы жизни человека с последующим уведомлением руководителя медицинской организации, одного из родителей или иного законного представителя лица.

Таким образом, прием детей до 15 лет осуществляется только в присутствии законных представителей ребенка, которыми являются: РОДИТЕЛИ, ОПЕКУНЫ И ПОПЕЧИТЕЛИ. Бабушки, дедушки, братья, сестры, тети, дяди, иные родственники, друзья и няни законными представителями ребенка не являются. Для предотвращения конфликтных ситуаций планируйте свой визит к врачу,  исходя из вышеуказанного, либо оформляйте доверенность на представление интересов ребенка на сопровождающего.

Форма доверенности на представительство интересов (загрузить)

Форма согласия законных представителей несовершеннолетнего (от 15-18 лет) на заключение им договора на оказание платных медицинских услуг (загрузить)


Ни өчен күрү сәләтен махсус аппаратлардан башка тикшерү тиешле нәтиҗәләрне бирми?

Балаларның сыгылмалы күрү системасы үзе үк кайбер кимчелекләрне «яшерергә» сәләтле. Шуңа күрә күрү системасы функцияләрен объектив билгеләү бик мөһим. Мондый очракта кечкенә генә үзгәрешләрне дә күреп алу һәм дөрес диагноз кую мөмкинлеге бирүче заманча диагностика аппаратлары ярдәмгә килә.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балаларның күрү сәләтен тикшерү өчен файдаланылучы яңа буын диагностика аппаратлары компьютерлашкан.

Балалар бүлмәсе карамагындагы дәвалау әсбаплары:

  • компьютерлы аккомодограф (Righton speedy-i);
  • балалар рефрактометры (Plusoptix);
  • компьютер периметры (Oculus centerfield);
  • контактсыз тонометр;
  • ярыклы лампа;
  • офтальмоскоп;
  • ретиноскоп.

Компьютер аккомодографиясе - күзнең керфек мускулы (эчке мускул) функциясен объектив бәяләү мөмкинчелеге бирә, мускул торышын сыйфатлы яктырта, аның эшчәнлек дәрәҗәсен, шулай ук гадәттәге һәм дәвалау барышында күзәтелгән динамик үзгәрешләрне төгәл күрсәтә.

Рефрактометрия - махсус балалар өчен эшләнгән Plusoptix рефрактометры ярдәмендә башкарыла. Әлеге ысул хәтта күкрәк яшендәге (3 айлык вакыттан алып) балаларның күрү параметрларын да контактсыз үлчәү мөмкинлеге бирә. Бу әсбап күз рефракциясен (күрә карауны, ерактан күрүне һәм астигматизмны ачыклау), күз карасы диаметрын һәм алар арасындагы ераклыкны, кылыйлык почмагын үлчәү мөмкинлеге тудыра. Бинокуляр функцияләрне тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Сүз кылыйлык турындагы тупас тайпылыш турында гына бармый, бинокулярлык та (ягъни һәр күз аерым-аерым күргән күренешләрдән тулы «бер картина» тудыру мөмкинчелеге) күздә тотыла. Күрү системасының дөрес эшләмәве күрү сыйфатын киметә, шулай ук кылыйлыкка һәм амблиопиягә китерергә мөмкин. Бинокуляр функцияләр бозылганда, кичектергесез рәвештә аны кире торгызу зарур.

Компьютер периметриясе - заманча тикшерү ысулы. Ул пациентның күрү мәйданын тикшерүне күздә тота, күз алмасының челтәр катлавы тайпылышларына диагноз куярга һәм күрү нервының зарарлануын ачыкларга ярдәм итә.

Контактсыз тонометрия - күз эчендәге басымны үлчәү ысулы. Күзнең контактсыз тонометриясе принцибы һава агымы белән хасил булган басымга җавап рәвешендә мөгез катлау формасының үзгәрү тизлегенә һәм дәрәҗәсенә нигезләнә. Бу процесс вакытында күз белән турыдан-туры бәйләнеш булмый, шуңа күрә күз эчендәге басымны әлеге ысул белән үлчәү авырттырмый һәм инфекция эләгеп өзлегүләр куркынычы да янамый.

Ярыклы лампа аша карау - ярыклы лампа – күзнең күренә торган өлешләрен, ягъни күз кабакларын, склераны, конъюктиваны, төсле катлауны, күз ясмыгын һәм мөгез катлауны зурайтып карау мөмкинлеге бирүче әсбап. Ярыклы лампа бинокуляр микроскоптан һәм тар юнәлешле яктылык чыганагыннан гыйбарәт. Табиб-офтальмологка күзнең күп кенә авыруларына диагноз куярга ярдәм итә.

Офтальмоскопия – махсус тикшерү әсбабы – офтальмоскоп ярдәмендә күз алмасын эчтән карау, ягъни күз төбен тикшерү ысулы. Офтальмоскопия ысулы ярдәмендә челтәр катлауны һәм анда урнашкан структураларны: сары тап тирәсен, челтәр катлауның үзәк өлешен, күрү нервы дискын, челтәр катлаудагы кан тамырларын, шулай ук күз алмасының тамырлы тышчасын җентекле тикшерергә мөмкин.

Ретиноскопия - күз рефракциясен билгеләү өчен каралган тикшерү ысулы. Аның ярдәмендә астигматизм, күрә карау һәм ерактан күрү кебек авыруларны тиз һәм җиңел ачыкларга мөмкин.

Күзне заманча тикшеренү ысулларын кулланып тикшергәндә күз карасын киңәйтү мәҗбүри. Күз карасын киңәйтү өчен яңа буын препаратлары кулланыла. Алар зарарсыз һәм җиңел кичерелә.

Зарурлык туганда, табиб балага башка тикшеренү ысулларын да билгели ала.


Күрә карау

Балаларда иң күп таралган күз авыруларының берсе – күрә карау. Бу авыру никадәр иртәрәк барлыкка килсә, күрә карау ни дәрәҗәдә көчлерәк үсеш алса, бала шулкадәр күбрәк квалификацияле ярдәмгә мохтаҗлык кичерә.

Безнең бүлектә нәни пациентлар өчен балалар офтальмологына һәр балага аерым индивидуаль программа төзү мөмкинлеге бирүче дәвалау җиһазының тулы бер комплексы урнаштырылган. Лазер белән дәвалау, магнитотерапия, компьютер программалары – болар тәкъдим ителгән терапия ысулларының кайберләре.

Балаларны дәвалау бүлмәсендә кулланыла торган терапия процедураларының берсе дә зыянлы түгел һәм авырттырмый.

Балалар офтальмологиясендә төп юнәлешне балаларда ялган яки башлангыч формадагы күрә карауны консерватив дәвалау билгели.

Кылыйлык

Кылыйлык – балаларда киң таралган авыру. Кагыйдә буларак, балаларның әти-әниләрен беренче чиратта косметик дефект борчуга сала, әмма бу – «айсбергның түбәсе» генә. Кылыйлык, ике күз бергә үзара ярашып көйләгән күрү сәләтен бозып, күрү үткенлеген киметә.

Кайвакыт күз кылыйлыгын дәвалау өчен консерватив ысуллар – күзлекләр билгеләү, плеоптик, ортоптик һәм диплоптик дәвалау да җитә. Кайбер очракларда хирургик этап белән дәвалау зарурлыгы туа. Мондый очракта терапевтик әзерлек аеруча зур роль уйный. Кылыйлык белән бәйле операция яхшы косметик эффект бирә, әмма бинокуляр күрү сәләтен кайтара алмый. Шуңа күрә, күрү сәләтен һәм бинокуляр күрү сәләтен кайтару өчен, операциягә кадәр дә, аннан соң да ортоптик һәм диплоптик дәвалау курсларын уздыру бик мөһим. Күрү сәләтен саклау бүлмәсендә күрүне дәвалау системасы эшләнгән, уникаль җиһазланыш комплексына ия булу аны куллану мөмкинлеген тудыра. Табиб тарафыннан һәр пациент өчен дәвалау нәтиҗәләренә бәйле рәвештә үзгәреш керергә мөмкин булган индивидуаль дәвалау курсы төзелә. Ул операциядән соң сәламәтлекне торгызу чорын кыскарту максатында кулланыла.

Амблиопия

Амблиопия – «тик торганда сукыраю», күзгә күренми торган анатомик сәбәпләрсез генә бер яки ике күзнең дә күрү сәләте начарлану. Күреп кабул ителгән информация бозылу яки баш миенә тулысынча тапшырыла алмау нәтиҗәсендә балалык чорында үсеш алган авыру. Амблиопия очрагында, күреп кабул ителгән информацияне анализлау өчен җаваплы нерв күзәнәкләренең үсеше һәм камилләшүе тоткарлану сәбәпле, төп үзгәрешләр баш мие кабыгында һәм кабык асты структураларында күзәтелә.

Амблиопия авыруыннан дәвалау – берничә этаптан торган озак процесс. Ул дәвалау чаралары алып барган ата-анадан зур сабырлык, табиб тәкъдимнәрен төгәл үтәүне һәм балалар офтальмологына вакытында күренеп торуны таләп итә.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә компьютер программалары амблиопиягә диагноз кую, дәвалау һәм профилактика уздыру өчен каралган. Үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • «Крестики» һәм «Паучок» программасы;
  • «Льдинка», «Галактика» плеоптика программасы;
  • «Eye» программасы – амблиопиядән, кылыйлыктан дәвалау; бинокуляр функцияләрне торгызу;
  • «Relax» – күз аккомодациясен ныгыту, миопия авыруына каршы профилактика һәм компьютер белән бәйле күрү синдромы өчен программа.

Республика клиник күз авырулары хастананәсенең Балалар һәм яшүсмерләрнең күрү сәләтен саклау бүлмәсе аппарат белән дәвалауның түбәндәге төрләрен тәкъдим итә:

  • «АМО-АТОС» йөгерек реверсив магнит кырлы магнит-терапевтик аппараты (фотомагнитостимуляция) кан тамырларын киңәйтү, спазмалитик, ялкынсынуга, шешенүгә каршы, иммунитетны стимуллаштыру көчләренә ия; төрле этиологияле амблиопияне, аккомодация спазмын дәвалау өчен, аккомодациянең гадәти һәм кирәгеннән артык киеренкелеге (ПИНА) күзәтелгәндә билгеләнә. Дәвалауның нәтиҗәсе магнит кыры йогынтысы хисабына күзнең яшәү чыганагы булган функцияләрен стимуллаштыру җирлегендә челтәр катлау колбачыкларын ярсытуга нигезләнә.
  • «Сокол» лазерлы стимуляторы, «МАКДЭЛ», «Спекл-м», «Рубин» аппаратлары амблиопия, нистагм, көчле үсеш алучы миопия, күз талчыгу, аккомодациянең гадәти һәм кирәгеннән артык киеренкелеге (ПИНА) кебек күрү функцияләре тайпылышлары күзәтелгәндә кулланыла.
  • «Форбис» лазерлы стимуляторы кылыйлык очрагында бинокуляр күрүне рәткә китерү, лазер ярдәмендә яктылык булдыру максатыннан һәм уку өчен күзлекләр сайлаганда файдаланыла.
  • Синаптофор – бинокуляр күрүне яхшырту һәм кылыйлык очрагында функциональ скотоманы юкка чыгару өчен каралган аппарат.
  • Офтальмомиотренажер – «Визотроник» релаксаторы хроник күз талчыгу синдромын, аккомодация спазмын, аккомодациянең гадәти һәм кирәгеннән артык киеренкелеген, күзгә күрү белән бәйле рәвештә көч килү сәбәпле балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә барлыкка килгән күрә карауны дәвалау һәм профилактика уздыру максатыннан, шулай ук күрү һәм компьютер белән бәйле хроник синдромнар күзәтелгәндә, ПИНА очрагында профилактик чара буларак кулланыла.

Нәни пациентка аппарат белән дәвалау схемасы (зарурлык туганда), диагностик тикшеренү узып, табиб-офтальмологтан консультация алганнан соң индивидуаль рәвештә билгеләнә.

Мөһим! «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә аппарат белән дәвалау бары тик табиб-офтальмолог һәм дәвалау аппараты белән эшләү буенча күптапкырлар белем туплаган тәҗрибәле һәм квалификацияле урта медицина персоналы тарафыннан гына билгеләнә. Дәвалауның нәтиҗәсе аны уздыру сыйфатына турыдан-туры бәйле.

Дәвалау таләп ителгән очраклар: амблиопияле һәм амблиопиясез эчкә караган һәм тышка караган кылыйлыкның бөтен төре, төрле дәрәҗәдәге миопия, урта һәм югары дәрәҗәдәге гиперметропия, гетерофория, ПИНА, аккомодация көчсезлеге һәм спазмы.

Аппарат белән дәвалауның бер төрен дә уздырырга ярамаган очраклар: эпилепсия, кискен ялкынсынулы авырулар.

Дәвалану курслары арасында ярдәмче дәвалау ысуллары да билгеләнә: кан тамырларын киңәйтүче чаралар, витаминотерапия, гомуми массаж, энәләр кадап дәвалау (рефлексотерапия ысулы).

Без безгә мөрәҗәгать иткән барча балага да квалификацияле ярдәм күрсәтергә, Сезнең балагызга күрү сәләтен кайтарырга һәм яшәү шатлыгы бүләк итәргә һәрвакыт әзер!

Язылу өчен телефон номеры: (843) 528-02-02

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК